«Бүген тормыш рәвеше – иртәгә сәламәтлек һәм уңышлар»: әдәби-спорт сәгате (12+)
13 нче санлы китапханә, «Яшьләр сәламәт яшәү рәвеше өчен» акциясе кысаларында, «Бүгенге тормыш рәвеше – иртәгә сәламәтлек һәм уңышлар» дигән әдәби-спорт сәгате уздырды. Китапханә хезмәткәре физкультурачы көнен бәйрәм итү тарихы һәм гореф-гадәтләре белән таныштырды, җәмгыятьтә спорт һәм физкультураның әһәмияте турында искә төшерде; физкультурачылар парады барлыкка килү, совет спорты тарихында мөһим роль уйнаган «Динамо» һәм «Спартак» спорт оешмалары оешу тарихы турында сөйләде. |